16+

Әлмәттә яшәүче хатын-кызны турпутевкалар белән махинация өчен хөкем иттеләр

Әлмәт шәһәр суды 36 яшьлек хатын-кызга хөкем карары чыгарды.

Әлмәттә яшәүче хатын-кызны турпутевкалар белән махинация өчен хөкем иттеләр

Әлмәт шәһәр суды 36 яшьлек хатын-кызга хөкем карары чыгарды.

Ул РФ ҖК 159 маддәсенең 4 өлешендә каралган җинаятьләр кылуда гаепле дип таныла (аеруча зур күләмдә алдау).

2020 елның гыйнварыннан 2021 елның декабренә кадәр хатын-кыз туристлык хезмәтләре күрсәтү сылтавы белән гражданнарның акчаларын җәлеп иткән, үз өстенә алган йөкләмәләрен үтәргә нияте булмаган.

Нәтиҗәдә, 16 кеше юлламасыз һәм акчасыз кала. Аларга 1 млн сумнан артык зыян китерелгән.

Суд аңа 4 еллык сынау срогы белән шартлы рәвештә өч ел төрмә җәзасы билгели, шулай ук зыян күрүчеләрнең гражданлык дәгъваларын канәгатьләндерә.

Суд карары законлы көченә керде.


Комментарии

Главное