16+

Әлмәттә яшәүче хатын кыз пычак белән кадаган өчен биш ел төрмәдә утырачак

Ул танышын яралаган.

Әлмәттә яшәүче хатын кыз пычак белән кадаган өчен биш ел төрмәдә утырачак

Ул танышын яралаган.

Әлмәттә яшәүче хатын-кызны «сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян китергән өчен» биш елга хөкем иттеләр.

Утырышта гаепләнүченең исерек килеш табын вакытында пычак тотып, танышының корсагына кадаганы ачыкланды. Хатын-кыз гаепле булуын таный һәм һөҗүмне аңсыз рәвештә ясаганын аңлата.

Ул срогын гомуми режимлы колониядә үткәрәчәк, дип хәбәр итә Әлмәт шәһәр судының матбугат хезмәте.


Комментарии

Главное