16+

Әлмәтле мошенникларга 1,5 миллион сум акча күчергән

Билгесез кешеләр үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыралар.

Әлмәтле  мошенникларга 1,5 миллион сум акча күчергән

Билгесез кешеләр үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыралар.

Әлмәттә мошенниклар, үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырып, хатын-кызны аларга 1,5 миллион сум акча күчерергә мәҗбүр иткәннәр. Зыян күрүчегә банктан шалтырату килгән, анда кемдер аңа кредит рәсмиләштерергә тырыша дип хәбәр ителгән. Мошенниклар хатын-кызны яңа кредитлар рәсмиләштерергә һәм алынган акчаларны "куркынычсыз"  счетка күчерергә күндерәләр. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Хәзерге вакытта «Мошенничество» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


Комментарии

Главное