16+

Психиатрия хастаханәсеннән качучыларны эзлиләр

Казанда психиатрия хастаханәсеннән мәҗбүри дәваланучы ике җинаятьче качкан.

Психиатрия хастаханәсеннән качучыларны эзлиләр

Казанда психиатрия хастаханәсеннән мәҗбүри дәваланучы ике җинаятьче качкан.

Казанда полиция хезмәткәрләре мәҗбүри дәвалану узган психиатрия хастаханәсеннән качкан ике ир-атны эзли, дип хәбәр ит «Татар-информ»га  Россия эчке эшләр министрлыгының Казан буенча матбугат хезмәтендә.

Беренчесенең исеме Артем Павлов, аңа 37 яшь, буе 190 см тирәсе, соры-зәңгәр күзләр, йөзе зур, чәчләре алынган, гәүдәсе спортчыларныкы кебек, җилкәсендә татуировка.

Икенче качучы-31 яшьлек Дмитрий Колупаев, аның буе 170-175 см, гәүдәсе уртача, уң ягында татуировка, кул бармакларында берничә балдак һәм хәрефләр рәвешендәге татуировка бар.


Агентлык мәгълүматлары буенча, ике ир-ат та авыр җинаятьләрдә гаепле дип табылган һәм суд карары буенча мәҗбүри дәвалану узалар.

Эзләнүчеләрнең кайда булуы турында мәгълүматка ия булучыларның  Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе 8-843-291-28-88 телефонына («Гвардия» полиция бүлегенең дежур өлеше) мөрәҗәгать итүләрен сорый.
 


Комментарии

Главное