16+

Әлмәттә урланган автомобильне эзлиләр

Машина Гафиятуллин урамында юкка чыккан.

Әлмәттә урланган автомобильне эзлиләр

Машина Гафиятуллин урамында юкка чыккан.

Әлмәттә Гафиятуллин урамында 4 нче йортта көмеш төстәге Лада Калинаны урлаганнар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Машинаны 3 октябрьдә 18:00 сәгать һәм 4 октябрь 10:45 сәгать  вакыт аралыгында алып китәләр. Авто 2010 елгы, капотында бәрелгән урын, аркаларында тутыккан җирләре бар. Машинаның госномеры: В183ХР 116rus.

"Әлеге автомобильнең кайда булуы турында мәгълүмат булганнар 02 яки 39-23-10, 39-23-11 телефоннары буенча полиция дежур частенә шалтыратуларын сорыйбыз", – дип мөрәҗәгать итә Әлмәт полициясе.


Комментарии

Главное