16+

Тимур Нагуманов: "Әлмәт районында коронавирус йоктыручылар белән аралашкан 72 кеше бар"

Бүген Әлмәт районы башлыгы Instagram´да уздырган туры эфирда хәбәр иткәнчә, районда коронавирус йоктыручылар белән аралашкан 72 кеше теркәлгән.

Бүген Әлмәт районы башлыгы Instagram´да уздырган туры эфирда хәбәр иткәнчә, районда коронавирус йоктыручылар белән аралашкан 72 кеше теркәлгән.

Аларның барысы да карантинда. Район башлыгы аларга 2 атна дәвамында үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Шулай ук әлеге дәвердә волонтерларның аларга азык-төлек китереп, ярдәм итеп торачакларын әйтте.

Тимур Дмитриевич хәбәр иткәнчә, әлеге кешеләр тарафыннан чыгарылучы чүп-чарны түгү һәм утильләштерү хезмәте дә җайга салыначак.


Комментарии

Главное