16+

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике яңа үлем очрагы теркәлгән

Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

1961 елда туган ир-ат, ике яклы пневмония һәм COVID-19 йогышы белән, Казанның 7нче номерлы хастаханәсенә госпитализацияләнә. Торышы хроник авырулар кискенләшүе аркасында начарланагн. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.  

1932 елда туган хатын-кыз  ике яклы пневмония белән Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелә. Йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булган. Коронавирус йогышы булуы лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган. 

Фото: Pixabay


Комментарии

Главное