16+

Коронавирустан соң ис сизүне ничек кайтарырга?

Коронавирус инфекциясеннән соң югалган ис сизүне кире кайтару өчен һаваның борындагы нерв күзәнәкләренә һава керүен торгызырга кирәк. Бу хакта табиб-отоларинголог Абдулло Ходжаев сөйләде.

Коронавирус инфекциясеннән соң югалган ис сизүне кире кайтару өчен һаваның борындагы нерв күзәнәкләренә һава керүен торгызырга кирәк. Бу хакта табиб-отоларинголог Абдулло Ходжаев сөйләде.

"Кан тамыры тарайта торган препаратлар кулланырга, борын куышлыгын диңгез суы белән даими чистартырга кирәк. Бинада һаваның дымлылыгын тәэмин итәргә», — ди табиб.

Ходжаев сүзләренчә, нерв күзәнәкләрен торгызу өчен В төркеме һәм поливитаминнар кабул итәргә кирәк. Шулай ук дөрес тукланырга, җитәрлек су эчәргә һәм никотин һәм алкогольдән баш тартырга кирәк.  

Чыганак: tatar-inform.tatar


Комментарии

Главное