16+

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлгән

10 октябрьгә COVID-19дан үлүнең 87 очрагы теркәлгән.

10 октябрьгә COVID-19дан үлүнең 87 очрагы теркәлгән.

1975 елда туган ир-ат пневмония белән Чистай вакытлыча йогышлы госпиталенә озатыла. Халәте хроник авырулар кискенләшүе фонында начарланган. Коронавирус йогышы булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган. 

1962 елда туган ир-ат ике яклы пневмония белән Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелә. Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.


Комментарии

Главное