16+

Тимур Нагуманов бүгенге көнгә коронавирус белән авыручылар санын хәбәр итте

Район башлыгы бу турыда үзенең инстаграм сәхифәсендә туры эфирга чыгып сөйләде.

Район башлыгы бу турыда үзенең инстаграм сәхифәсендә туры эфирга чыгып сөйләде.

Шулай итеп, Әлмәт районында барлыгы COVID-19 инфекцияле кешеләр регистрында 57 кеше теркәлгән.

Әлмәттә яшәүчеләрнең коронавируска тестның уңай нәтиҗәле пациентлар резерв госпитале стационарында юк, ләкин 37 пациент "Пневмония" диагнозы белән дәвалана. Провизор госпиталендә - 32 пациент, район үзәк хастаханәсенең гомуми стационарында - 52 пациент. "Хастаханәдән тыш пневмония" диагнозы белән 121 пациент стационар шартларында дәвалана.

Шуларның 5се реанимациядә, 2се - ИВЛ аппаратында. 23 кеше кислород ярдәмендә.

Амбулатор дәвалауда 22 пациент, шул санда 4 кеше COVID буенча уңай нәтиҗә белән.


Комментарии

Главное