16+

COVID-19 буенча “Кайнар линия”гә 1 199 826 тапкыр шалтыратканнар

Кайнар линиянең номеры - 122.

Кайнар линиянең номеры - 122.

COVID-19 буенча тәүлек әйләнәсе эшләүче элемтә үзәге 2020 елның 25 ноябрендә эшли башлаган иде.

50дән артыграк оператор һәм “Лилия” исемле робот коронавирус инфекциясе, дарулар белән тәэмин итү һәм поликлиникалар эше буенча республикада яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирә.


Шалтыратуларның күбесе коронавируска анализларның әзерлеген белү, аларны тапшыру урынын, поликлиникаларның эш сәгатьләрен белү турында.


2021 елның 14 гыйнварыннан 122 номеры буенча прививка ясатырга  язылырга мөмкин. Әлеге хезмәттән 29 893 кеше файдаланган инде.


Комментарии

Главное