16+

Татарстанда коронавирус тагын 10 кешенең гомерен өзгән

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вафат булган пациентлар саны 1007гә җитте.

Татарстанда коронавирус тагын 10 кешенең гомерен өзгән

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вафат булган пациентлар саны 1007гә җитте.

Татарстанда тагын ун кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Алар - 1933, 1934, 1937 (ике кеше), 1948, 1959, 1960, 1962 елларда туган хатын-кызлар һәм 1933, 1949 елларда туган ир-атлар.

«Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», - диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Шул рәвешле, 2 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вафат булган пациентлар саны 1007гә җитте.


Комментарии

Главное