16+

Татарстанда тагын 10 кеше коронавирустан үлгән

Республикада рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 2021 елның 30 октябренә 981 булган.

Татарстанда тагын 10 кеше коронавирустан үлгән

Республикада рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 2021 елның 30 октябренә 981 булган.

Татарстанның тагын ун кешесе Covid-19 коронавирусы корбаны булган. Алар алты хатын-кыз һәм дүрт ир-ат. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татарстанда коронавирустан үлүнең ун очрагы расланган», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Covid-19 вирусыннан 1937, 1947, 1949, 1951 (2 кеше), 1955 елларда туган хатын-кызлар; 1938, 1937, 1939  һәм 1979 елларда туган ир-атлар вафат булган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта.

Шулай итеп, Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 2021 елның 30 октябренә 981гә җиткән. 


Комментарии

Главное