16+

Коронавирус тагын сигез Татарстан кешесенең гомерен өзгән

Республикада рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 2021 елның 20 октябренә 885 булган.

Коронавирус тагын сигез Татарстан кешесенең гомерен өзгән

Республикада рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 2021 елның 20 октябренә 885 булган.

Татарстанның тагын сигез кешесе Covid-19 коронавирусы корбаны булган. Алар биш хатын-кыз һәм өч ир-ат. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татарстанда коронавирустан үлүнең сигез очрагы расланган», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Covid-19 вирусыннан 1933, 1951, 1956, 1961 һәм 1962 елларда туган хатын-кызлар; 1945, 1951 һәм 1960 елларда туган ир-атлар вафат булган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта.

Шулай итеп, Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 2021 елның 20 октябренә 885кә җиткән.

 


Комментарии

Главное