16+

Татарстанда коронавирустан тагын ун кешенең гомерен өзгән

Татарстанда коронавирус корбаннарының рәсми рәвештә теркәлгән гомуми саны 2021 елның 12 октябренә 815 кеше булды. 

Татарстанда коронавирустан тагын ун кешенең гомерен өзгән

Татарстанда коронавирус корбаннарының рәсми рәвештә теркәлгән гомуми саны 2021 елның 12 октябренә 815 кеше булды. 

Татарстанда тагын ун кеше Covid-19 коронавирусыннан үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Коронавирус инфекциясеннән үлүнең ун очрагы теркәлгән<...>», - диелә хәбәрдә.

Covid-19дан 1950, 1951, 1955 һәм 1956 елгы хатын-кызлар, 1939, 1940, 1949, 1951 (ике кеше) һәм 1979 елгы ир-атлар үлгән.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта.

 


Комментарии

Главное