16+

Әлмәттә вакцинация дәвам итә

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов туры эфирда хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта 68 мең кеше прививка ясаткан инде. Башлык әйтүенчә, беркемдә дә җитди өзлегүләр күзәтелмәгән.

- Әкренләп бездә күмәк иммунитет формалаша, һәм бу бик яхшы. Вакцина - Covid-19га каршы то-руның бердәнбер ысулы. Һәр иртәдә йогышлы авырулар госпитале та-библары статистиканы җиткерәләр. Кызганычка каршы, буш урыннар аз әле. Шул ук вакытта көн саен медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны да кимеми, - дип билгеләп үтте Тимур Дмитриевич.

Район башлыгы прививка ясатмаганнарга вакцина ясатуны сорап мөрәҗәгать итте. Тимур Нагуманов үзе күптән түгел ревакцинация узды.

Комментарии

Главное