16+

Әлмәттә вакцинация пунктларының эш вакыты үзгәрде

Коронавирустан прививка ясарга теләүчеләрнең саны арту сәбәпле вакцинация пунктларынынң эш вакыты үзгәрде.

Әлмәттә вакцинация пунктларының эш вакыты үзгәрде

Коронавирустан прививка ясарга теләүчеләрнең саны арту сәбәпле вакцинация пунктларынынң эш вакыты үзгәрде.

COVID-19 дан прививка ясарга телщъчелщр арткан.  Әлмәттә вакцинаияне хастаханәләрдә генә түгел, мобиль пунктта да алырга мөмкин. Мобиль пункт «Панорама»да урнашкан. Кичке сигезгә кадәр эшли – эштән соң керү уңайлы.


"Моңа кадәр ажиотаж булмады. 2-3 кеше генә килә ала иде. Күп дигәндә 20 кеше. Әмма соңгы атнада халык хастаханәләргә дә, «Панорама» га күпләп килә башлады", – ди  3 поликлиниканың баш табибы Айдар Габдуллин.

Эш көннәрендә прививканы мобиль пунктта 14:00- 20:00 сәгатьләрдә ясатырга була. Ял көннәрендә 12:00-18:00 сәгатьләрдә. Мөмкин кадәр күбрәк кеше прививка ясата алсын өчен бригадаларда медиклар саны да арттырылачак.


Комментарии

Главное