16+

Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очраклары теркәлмәгән

Татарстанда COVID-19 белән тагын 85 кеше авырган.

Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очраклары теркәлмәгән

Татарстанда COVID-19 белән тагын 85 кеше авырган.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 85 очрагы ачыкланган. 24 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 61 кеше өйдә дәвалана.

3 февральгә кадәр Татарстанда 16 302 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 12 812 (+92) кеше терелгән.

Спутник V белән 14 100 кеше вакцинацияләнгән. Икенче дозаны  2 617 кеше алган.

33 242 комплекттан вакцинаның 42,4% кулланылган.

Татарстанда вакцинага язылу өчен 122 номерына шалтыратырга мөмкин. 


Комментарии

Главное