16+

Татарстанда коронавирустан тагын 2 кеше үлгән

Республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 194кә җитте.

Татарстанда коронавирустан тагын 2 кеше үлгән

Республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 194кә җитте.

Татарстанда тагын ике кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вафат булуның ике очрагы расланды», - дип белдерделәр министрлыкта.

Коронавирустан 1938 елгы ир-ат һәм 1946 елгы хатын-кыз  дөнья куйган.

Хәбәрдә үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыклануы һәм вирусның идентификацияләнүе искәртелә.


Комментарии

Главное