16+

Татарстанда коронавирустан тагын 3 кеше үлгән

Республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 192гә җитте.

Татарстанда коронавирустан тагын 3 кеше үлгән

Республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 192гә җитте.

Татарстанда тагын өч кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вафат булуның өч очрагы расланды», - дип белдерделәр министрлыкта.

Коронавирустан 1941 һәм 1978 елгы хатын-кызлар, шулай ук 1980 елгы ир-ат дөнья куйган.

Хәбәрдә үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыклануы һәм вирусның идентификацияләнүе искәртелә.


Комментарии

Главное