16+

Татарстанда коронавирус буенча риск төркеменә керүчеләргә язга кадәр прививка ясау планлаштырыла

Республикада “Спутник V “ вакцинациясе башланды, «ЭпиВакКорона» препаратын 2021 ел башында китерүне көтәләр.

Covid коронавирусыннан прививканы Татарстанда яшәүче барлык риск төркеме вәкилләренә 2020 елның мартына кадәр ясарга планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Беренче чиратта риск төркемнәре вакцинацияләнәчәк. Март аена кадәр риск төркемнәренең максималь санын колачларга өметләнәбез", - дип билгеләп үтте ул.

Авдонина искәртеп узганча, «ЭпиВакКорона» вакцинасы гражданлык әйләнешенә кергән һәм 2021 ел башында аның Татарстанга килеп җитүе көтелә. Республикага “Спутник V” инде 2,9 мең доза килгән, шуларның 2 меңгә якыны кичә килгән. Медицина хезмәткәрләренә прививка ясый башлаганнар.

Беренче чиратта медицина хезмәткәрләрен, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләрен, транспорт өлкәсендә эшләүчеләрне вакцинацияләячәкләр.

Комментарии

Главное