16+

Әлмәттә шәһәр һәм шәһәр яны маршрутларында транспорт хәрәкәте чикләнде

Бу хактагы карарга кичә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов кул куйды.

Бу хактагы карарга кичә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов кул куйды.

Аның нигезендә шәһәр автобуслары хәрәкәте санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр чикләнә. Шәһәр буенча троллейбуслар хәрәкәт итүләрен дәвам итә, әмма билгеле вакыт аралыгында: 5.10-9.30 һәм 14.45-20.50 сәгатьләрдә һәм нибары 8 троллейбус хезмәт күрсәтә.

Шәһәр яны маршрутларында автобусларның хәрәкәт итү графигы да үзгәрде:

Акташ: 5.20, 7.00, 12.00, 17.20 һәм 19.35
Бишмунча-Кама-Исмәгыйль: 6.00 һәм 15.00
Борискино-Кузайкино: 5.30 һәм 15.00
Бута: 5.30 һәм 14.00
Васильевка: 5.50 һәм 15.00
Елховой: 5.25 һәм 14.00
Колшәрип: 6.00 һәм 17.30
Мәмәт-Кичүчат: 5.30 һәм 17.30
Новотроицк: 5.50 һәм 13.30
Новоникольск-Бикәсаз: 6.00 һәм 15.00
Миңлебай станциясе: 6.00 һәм 17.30
Кәләй станциясе: 5.00, 6.30, 12.20, 15.15, 17.00, 19.45
Урсалбаш-Кәшер: 5.30 һәм 17.00
Суркино: 5.30 һәм 17.40


Комментарии

Главное