16+

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 2 үлем очрагы теркәлгән

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 1941 елда туган кеше Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә 21 июньдә салына. Тикшерү барышында COVID-19 һәм ике яклы вируслы пневмониянең авыр формалары ачыкланган. Пациентның хәлен катлауландырган хроник авырулар булган. Пациент 22 июнь көнне үлгән.

13 июльдә Яшел Үзән районында яшәүче 1954 елда туган хатын-кыз вафат булган. 5 июльдә Яшел Үзән РҮХнең COVID-19 авыруларны дәвалау бүлегенә хастаханәгә салына. Дәвалау җитди хроник авырулар аркасында катлауланды. Үлем үпкә шешүе нәтиҗәсендә килеп чыга.

Туганнарга һәм якыннарына кайгыларын уртаклашабыз.


Комментарии

Главное