16+

Әлмәттә ир-ат янып үлгәннән соң, җинаять эше кузгатылган

Фаҗига бүген Белоглазов урамында күпкатлы йортта булган.

Фаҗига бүген Белоглазов урамында күпкатлы йортта булган.

Әлмәттә ир-ат янып үлгәннән соң, саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Ачыкланганча, янып үлгән ир-ат 56 яшьлек фатир хуҗасы булган. Тикшерүне күзәтчелек ведомствосы контрольгә алган.

Билгеле булганча, ике фатир өлешчә җимерелгән, берсендә өч кешедән торган гаилә яшәгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, канистрдан бензин пары чыккан, ә янәшә токка тыгылган үтүк торган.

Ә йорттагы фатирларның берсендә чыккан янгында ир-ат үлгән.

Бу хәл буенча прокурор тикшерүе оештырылган. 


Комментарии

Главное