16+

Әлмәттә җиңел машина янды

...

Әлмәттә җиңел машина янды

...

3 февральдә 16 сәгать 34 минутта Ринат Галиев урамы, 8 нче йорт янында җиңел автомобиль яна.

Һәлакәт урынына килгән янгын сүндерүчеләр Лада Веста маркалы җиңел автомобиль янганлыгын ачыклый.
Гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китерелми. Матди зыян билгеләнә.

Янгынның беренчел сәбәбе - транспорт системалары, механизмнары төзексезлеге.

Янгын яки яну билгеләре (төтен, янгын исе һ.б.) ачыкланганда, бу хакта ашыгыч хезмәтләр чакыру телефоннары аша хәбәр итегез: 101 яки 112. 


Комментарии

Главное