16+

Әлмәттәге фатирларның берсендә телевизорга ут каба

Күршеләр янган чыбык исе аркасында ашыгыч хезмәтләр чакырткан.

Әлмәттәге фатирларның берсендә телевизорга ут каба

Күршеләр янган чыбык исе аркасында ашыгыч хезмәтләр чакырткан.

Тукай проспектындагы 43 нче йортта 4 нче каттан 6 нчы катка кадәр янган ис  сизелә. Тугыз катлы йорт янына килеп җиткәч, янгын сүндерүчеләр электр щитындагы сүндерелгән автомат буенча 5 каттагы фатирны-ис чыганагын билгеләгәннәр. Алар анда янгын сүндерү баскычы ярдәмендә балкон аша үтеп кергәннәр. Ут телевизорны юк иткән. Бүлмәнең стеналары һәм түшәме ысланып беткән. Зыян күрүчеләр булмады. Янгынның башлангыч сәбәбе-электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.


Комментарии

Главное