16+

Ванна бүлмәсендә тәмәке тарткан әлмәтле янгында чак кына үлми калган

Аны янгын сүндерүчеләр коткарган.

Ванна бүлмәсендә тәмәке тарткан әлмәтле янгында чак кына үлми калган

Аны янгын сүндерүчеләр коткарган.

Әлмәттә төнлә торак йортның өченче катында 1 кв.метр мәйданда ванна бүлмәсендә ишегенә ут каба, дип хәбәр итә РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә. Янгын сүндерүчеләр фатирга үтеп керә һәм караватта 51 яшьлек ир-атны таба. Аңа битлек кидергәннәр һәм төтен зонасыннан чыгарганнар.

Янгынның беренчел сәбәбе-исерек хәлдә тәмәке тартуда саксызлык. Ир-ат эчкәнен һәм ванна бүлмәсендә тәмәке тартканын аңлатты, бүтән бернәрсә дә хәтерләми. Янгын сүндерүчеләр аны уяткач, аңына килә.

 

Фото: РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе


Комментарии

Главное