16+

Әлмәттә ике ир-атны һәм хатын-кызны коткарганнар

Зыян күрүчеләрне хастаханәгә салалар.

Әлмәттә ике ир-атны һәм хатын-кызны коткарганнар

Зыян күрүчеләрне хастаханәгә салалар.

Әлмәтнең Ленин урамындагы 73 нче йортта янгында хатын-кызны һәм ике ир-атны коткарганнар. Янгын турында хәбәр махсус хезмәтләргә 24 ноябрьдә 20:58 сәгатьтә килде, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте.

Ачыкланганча, бишенче каттагы фатирларның берсендә йокы бүлмәсендә матрас яна башлаган. Яну мәйданы 1 кв. м тәшкил итә. Хезмәткәрләр  битлек ярдәмендә аларны коткара һәм табибларга тапшыра. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә озатканнар. Хатын-кызга табиблар ярдәме кирәк булмаган.


Комментарии

Главное