16+

Удмуртия башлыгы Ижау мәктәбендә ату нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр турында хәбәр итте

Хәзерге вакытта һәлакәт урынында хокук сакчылары эшли.

Хәзерге вакытта һәлакәт урынында хокук сакчылары эшли.

Ижауда Пушкинская урамындагы 88-нче номерлы мәктәптә ату булды. Удмуртия hеспубликасы башлыгы Александр Бречалов фаҗиганең нечкәлекләре турында хәбәр итте: җинаятьче мәктәпкә үтеп кергән һәм каравылчыны үтергән, моннан тыш, балалар арасында корбаннар һәм җәрәхәтләнүчеләр дә бар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Билгеле булганча, һөҗүмченең шәхесе билгеләнә.  Мәктәп укучыларына ут ачкан ир ат үзен-үзе атып үтергән.

 


Комментарии

Главное