16+

Әлмәтле эш урынында һәлак булган

Бәхетсезлек очрагы 15 майда Совет урамындагы төзелештә булган.

Әлмәтле эш урынында һәлак булган

Бәхетсезлек очрагы 15 майда Совет урамындагы төзелештә булган.

19 яшьлек эшче 10 кат биеклектән егылып төшеп һәлак була.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗиганең сәбәбе-куркынычсызлык техникасын бозу.

Бу урынга Әлмәт прокурорының беренче урынбасары Марсель Гыймаев чыкты.
"Хезмәтне саклау турындагы закон таләпләрен үтәүне тикшерү оештырылган. Бу хәлнең шартлары ачыклана", - дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Төзелештә куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу турында җинаять эше кузгатылды.

Тикшерү күзәтчелек ведомствосында контрольгә алынды, дип өстәде Руслан Галиев.


Комментарии

Главное