16+

Яр Чаллыда күп фатирлы йортта газ шартлаган, зыян күрүчеләр бар

Чаллының Яңа шәһәрендә шартлаган тавыш күпләрне борчылырга мәҗбүр итте.

Яр Чаллыда күп фатирлы йортта газ шартлаган, зыян күрүчеләр бар

Чаллының Яңа шәһәрендә шартлаган тавыш күпләрне борчылырга мәҗбүр итте.

Чаллының Татарстан урамы  һәм Чулман проспекты кисешкән урында урнашкан 5 этажлы йортта шартлау тавышы яңгырады. 

4 этаждагы фатирда газ шартлавын хәбәр итәләр. Йортның 4, 5 катлары җимерелгән.Урында коткару хезмәтләре эшли. 

Элегә бер кешенең авыр хәлдә коткарылганы мәгълүм. Беренчел мәгълүматлар буенча, барлыгы 5 кеше зыян күргән.

 

Фото: социаль челтәрләр


Комментарии

Главное