Елдагыча 1 апрельдән традицион санитар-экологик икеайлыкка старт бирелде
Әлмәт җирлегендә бу уңайдан елдагыча эш планы төзелеп расланды.
Төп максат – тәртипкә китерү
Һәрбер оешма-предприятиегә, уку йортларына махсус участоклар бүлеп бирелде. Моннан тыш, яшел зоналарны һәм чишмәләрне, гараж ширкәтләре биләмәләрен чүп-чардан арындыру бурычы да куелды. Идарәче компанияләргә исә йорт ишегалларын, кон-тейнерлар урнаштырылган мәйданчыкларны, йорт фа-садларын, кече архитектур формаларны тәртипкә китерү кебек эшләр йөкләтелде. Территориаль иҗтимагый совет хезмәткәрләре, һәрвакыттагыча, өмәләргә үзләренең баш предприятиеләре белән берлектә чыгып, урамнарны һәм җәмәгать урыннарын чистартырга керештеләр.

Язгы чорда төзелеш мәйданчыклары торышына игътибарны тагын да арттыра төшәчәкләре дә билгеле булды. Әлеге урыннардан шәһәр территориясенә төзелеш калдыклары һәм машина тәгәрмәчләренә сыланган пычрак үтеп керергә тиеш түгел. Хуҗасыз участоклар исә, һәрвакыттагыча, муниципаль учреждениеләр карамагына тапшырылды.
Санитар-экологик икеай-лык 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Шушы чорда җыелган чүпне полигонга бушлай кабул итәчәкләр. Атмосфера һавасының торышы норма-ларда саклансын өчен юл тирәләрендәге пычрак һәм тузан даими рәвештә автосуырткычлар белән чистартыла башлады. Тукталыш павильоннары, эскәмияләр, коймалар да юыла. Бу эшләрне елдагыча «Шәһәр автомобиль юллары идарәсе» предприятиесе көндәлек режимда башкара. Светофорлар, юл билгеләре, чүп савытлары да тәртипкә китерелә. Параллель рәвештә юллардагы чокыр-чакырларны ямау эшен дә әлеге предприятие хезмәткәрләре башкара. Алар бу эшкә инде март урталарында ук керештеләр.
Чисталык үзебездән тора
2021 елдан башлап өмәләрдә агач кәүсәләрен, баганаларны агартмый, бордюрларны буямый башладылар. Бу, имеш, буяуларны экономияләргә, бар тырышлыкны җитдирәк мәсьәләләрне чишүгә юнәл-тергә мөмкинлек бирәчәк, дип саный белгечләр. Бордюрлар, баганалар – аңлашыла, тик акшар агач кәүсәләрен корткыч-лардан саклый, моннан тыш агартылган агачлар ерактан ук матур булып күренеп торалар, юл куркынычсызлыгы өчен дә кирәк иделәр бит әле. Кызганыч, ләкин әлеге экономиянең нәтиҗәсе күренми – юл бил-геләре җәй уртасында ук кыршылып бетеп, юкка чыга, кабаттан буяп та тормыйлар. Авылларда исә әлеге эшкә бүген дә игътибар зур. Алда да шулай булыр дип ышанып каласы килә.

Авыл җирлекләре башлык-ларына да эш җитәрлек бүлеп бирелде. Аларга бункерларга җыелган чүп-чарны вакытында чыгарып түгү бурычы куелды. Законсыз ясалган чүплекләрне үз вакытында ачыклау эшен дә җайга салырга кирәклеге әйтелде. Бүлеп бирелгән территорияләрдә хуҗаларча караш бармы, әллә юкмы икәнлеген экология хезмәтләре вертолеттан күзәтәчәкләр, шуңа күрә дә теге яки бу сәбәп табып, акланып торырга урын калмаячак. Гадәттән тыш хәлләр идарәсе белән берлектә чүп-чар яндыру очракларын ачыклау даими алып барылачак.
Санитар-экологик өмәләр үткәрү белән беррәттән, шә-һәребез һәм районыбыз территорияләрен яшелләндерү дә уздырылачак. Бу эш Әлмәт урман хуҗалыгы белән берлектә оештырыла. 18 апрельдә «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясе кысаларында зур чара узачагы билгеле. Җиңү бәйрәме алдыннан шәһәрдәге һәм авыллардагы һәйкәлләрне, мемориалларны чистарту бурычы да куелды. Бу турыда район башлыгы үзе дә аерым ассызыклап әйтте. Май бәйрәмнәрен оештырганда читтән килүчеләрнең, кунакка кайтучыларның да иң беренче булып һәйкәлләргә күзләре төшә. Истәлекле урыннар чиста, матур һәм төзек булсын өчен, һичшиксез, тырышырга кирәк. Май аенда әлмәтлеләргә агач үсентеләрен икенчел чималга алыштыру мөмкинлеге дә тудырылачак. Моннан тыш, 1 апрельдән кулланылыштан чыккан батарейкаларны җыю да җайга салынган. Иң актив катнашучылар - мәктәп укучылары.
Көнкүреш калдыкларын – тиешле урынга гына
Язгы чорда гадәттә халык йортларында, фатирларында да ремонт эшләре башлап җибәрә, җиһазларын яңаларына алыштырырга керешә һәм искеләрен чүплеккә чыгарып түгү ягын карый. Бу уңайдан һәм каты көнкүреш калдыкларын кагыйдәләргә туры китермичә чыгарып ташлаганда әлмәт-леләргә штрафлар билгеләнергә мөмкинлеге турында да истә тоту зарур.
Экологлар хәбәр иткәнчә, калдык-лар белән эш итү кагыйдәләрен бозган өчен РФ КоАП 8.2 маддәсе буенча түбәндәге административ җаваплылык каралган: гражданнар өчен – 2 000 сум, юридик затлар өчен – 200 000 сумга кадәр штраф.
Үсемлек калдыкларын янды-рырга яки компостлаштырырга, ә төзелеш калдыкларын утиль-ләштерү өчен лицензияле оеш-ма белән килешү төзергә кирәк.
Экологлар зур габаритлы чүп-чарны (иске диваннар, велосипедлар һәм башкалар) контейнерлар янындагы махсус билгеләнгән мәй-данчыкка куярга киңәш бирәләр. Әгәр ул юк икән, күп фатирлы торак йортларда яшәүчеләргә зур габаритлы чүп-чарны контейнер янына җыярга, ә авылларда авыл җирлеге башлыгы аша төбәк операторларыннан чүп-чарны чыгаруны сорап заказ бирергә кирәк.

Төзелеш чүп-чарын (бетон, тимер-бетон, агач түшәмәләр, кирпеч ватыклары, цемент, цемент нигезендәге плиткалы җилем, черепица, керамика ватыклары, гипсокартон, шпак-левка, штукатурка, полимер плитка, шулай ук җимерелгән һәм сүтелгән бина калдыклары) – болар да контейнер янәшәсенә генә куелырга тиеш. Контейнер эченә бары тик вак чүпне, азык-төлек калдыкларын гына салырга рөхсәт ителә.
Бу турыда белеп торыйк, кагыйдәләрне үтик һәм әй-ләнә-тирә мохитыбызның чисталыгын кайгыртып яшик.
Резеда Исмәгыйлева
Фото: ЯФ
Комментарии