16+

Әлмәтлеләр 4 тоннадан артык макулатураны үсентеләргә алыштырганнар

Әлмәттә экологик акция үтте.

Әлмәтлеләр 4 тоннадан артык макулатураны үсентеләргә алыштырганнар

Әлмәттә экологик акция үтте.

Әлмәтлеләр 4 тоннадан артык макулатураны үсентеләргә алыштырганнар

4 октябрьдә Әлмәттә экология һәм төзекләндерү департаменты тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Макулатура тапшыр, агачны коткар» экологик акциясе узды.

Акция йомгаклары буенча 4 тоннадан артык макулатура, 572 кг кулланылган батарея һәм ПЭТ-чимал җыелды. Алмашка халык алма һәм карлыган үсентеләре алды. 

Җыелган макулатура, батареялар һәм пластик эшкәртүгә җибәрелгән.

Калган үсентеләр бакчаларга, мәктәпләргә, көллиятләргә һәм авыл җирлекләренә таратылачак.


Комментарии

Главное