16+

Әлмәт районында чүплекләр үрчи тора

Шәһәр һәм район биләмәләрендә яңадан-яңа санкцияләнмәгән чүп урыннары ачыклана тора.

Әлмәт районында чүплекләр үрчи тора

Шәһәр һәм район биләмәләрендә яңадан-яңа санкцияләнмәгән чүп урыннары ачыклана тора.

Әлмәт районында законсыз чүплекләр саны арта. 

Әлмәт шәһәренең көньяк-көнчыгыш идарәсе инспекторлары рейд барышында тагын ике чүплекне ачыклаганнар. Экологлар әйтүенчә, Объездной тракт урамындагы чүплекнең мәйданы 175 квадрат метр, ә Кәләй авылындагысы 660 квадрат метр мәйдан тәшкил иткән. Әлеге уңайдан район башкарма комитетына табигатьне саклау законнарын бозуларны кичекмәстән бетерүгә кагылышлы дәгъва белдерелгән.


Комментарии

Главное