16+

Әлмәттә 6 тоннадан артык макулатураны үсентеләргә алыштырганнар

Әлмәтлеләр экологик акциядә 2000 үсенте алган.

Әлмәттә 6 тоннадан артык макулатураны үсентеләргә алыштырганнар

Әлмәтлеләр экологик акциядә 2000 үсенте алган.

1 майда Әлмәттә экология һәм төзекләндерү департаменты тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Агачны бергә коткарыйк» экологик акциясе узды.

Акция йомгаклары буенча 6 тонна 360 килограмм макулатура, 130 кг кулланылган батарея, шулай ук 12 кубометр пластик шешә, капкачлар һәм башка ПЭТ-чимал җыелды. Алмашка әлмәтлеләр 2000 үсенте - 1500 алма һәм 500 карлыган алды.

Җыелган макулатура, батареялар һәм пластик эшкәртүгә җибәрелгән.

 


Комментарии

Главное