16+

Әлмәт хастаханәсе янындагы чүплектә пациентларның мәгълүматлары язылган кәгазьләр табылган

Экологлар төзелеш чүп-чарлары белән әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны исәплиләр.

Әлмәт хастаханәсе янындагы чүплектә пациентларның мәгълүматлары язылган кәгазьләр табылган

Экологлар төзелеш чүп-чарлары белән әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны исәплиләр.

Әлмәттә үзәк район хастаханәсе территориясендә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының көньяк-көнчыгыш идарәсе инспекторлары төзелеш калдыклары чүплеген таптылар. Җиргә чүп-чар ташлаучы эшчеләрне күргәннәр, якында гына махсус контейнерлар торган.

Моннан тыш, чүп-чар арасында инспекторлар пациентларның шәхси мәгълүматлары белән берничә кәгазь тапканнар.

Үзәк район хастаханәсе баш табибы исеменә чүплекне бетерү турында кисәтү җибәрелгән. Экологлар әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны исәпли, дип хәбәр итә Татарстан буенча экология министрлыгының матбугат хезмәте.

 

Фото: Татарстан буенча экология министрлыгының матбугат хезмәте


Комментарии

Главное