16+

Татарстанда ноябрь нормадан 1 градуска җылырак булачак

Республика буенча климат нормасы -2,7 градус тәшкил итә.

Татарстанда ноябрь нормадан 1 градуска җылырак булачак

Республика буенча климат нормасы -2,7 градус тәшкил итә.

Татарстанда ноябрь аенда уртача айлык температура климат нормасыннан 1 градуска югарырак булыр дип көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар искә төшерә: республика буенча климат нормасы -2,7 градус тәшкил итә, Казанда -2,5 градус.

Айлык явым-төшем климат нормасы чикләрендә булачак.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республикада +13 градуска кадәр җылыну көтелә. Ноябрьнең беренче ункөнлеге нормадан 4 градуска җылырак булачак.

 

Чыганак


Комментарии

Главное