16+

Әлмәттә канализация сулары Дала Зәе елгасына эләгә

Белгечләр туфрак һәм табигый су үрнәкләрен анализлыйлар.

Әлмәттә канализация сулары Дала Зәе елгасына эләгә

Белгечләр туфрак һәм табигый су үрнәкләрен анализлыйлар.

Росприроднадзорның Идел-Кама идарәсенә канализация суларының Әлмәттә Дала Зәе елгасына эләгүе турында мәгълүмат килә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Инспекторлар шунда ук «Әлмәт-Су каналы»ннан чистартылмаган агынты сулар агызылуын ачыклаган урынга чыгып китәләр.

Белгечләр туфрак һәм табигый су үрнәкләрен алдылар, хәзер алар анализ ясыйлар.

 

Фото: Росприроднадзорның Идел-Кама идарәсе


Комментарии

Главное