16+

Әлмәттә макулатура өчен агач үсентеләре тапшырдылар

Икенчел чималны җыю экология һәм төзекләндерү департаменты территориясендә узды.

Әлмәттә макулатура өчен агач үсентеләре тапшырдылар

Икенчел чималны җыю экология һәм төзекләндерү департаменты территориясендә узды.

8 октябрьдә, 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Әлмәт шәһәре Экология һәм төзекләндерү департаменты территориясендә «Агачны бергә коткарыйк» акциясе узды. Акциянең максаты-эшкәртү өчен икенчел чимал җыю иде.

5 килограммнан артык авырлыктагы макулатура өчен җимеш агачлары: алма, карлыган һәм кураҗиләге үсентеләре тәкъдим ителде. Җыю  иртәнге 9.00 сәгатькә билгеләнгән булуга карамастан, акция башланырга бер сәгать кала әлмәтлеләр 20 куб метрлы самосвал кузовын макулатура белән тутырырга өлгерде.

 

 

 

 


Комментарии

Главное