16+

Әлмәттә эко-фестивальгә йомгак ясадылар

Шимбә көнне эко-фестивальнең 2 нче этабы узды, анда 2000нән артык кеше катнашты.

Әлмәттә эко-фестивальгә йомгак ясадылар

Шимбә көнне эко-фестивальнең 2 нче этабы узды, анда 2000нән артык кеше катнашты.

Бу фестиваль вакытында 7 тонна макулатура җыелган,  һәр катнашучыга якынча 3 килограмм макулатура туры килә. Бу искиткеч нәтиҗә!

Фестивальне оештыручылардан икенче беләзек алган һәркемгә бүләк бирделәр.

Моннан тыш, чарада батареялар, киемнәр, пластик , капкачлар һәм теш щеткалары җыелган.

Фестиваль безнең һәрберебезнең әйләнә-тирә мохитне саклауга кечкенә, әмма мөһим өлеш кертә алуының искиткеч үрнәге булды, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте. 

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте


Комментарии

Главное