16+

Дала Зәй елгасы Әлмәт экоактивистлар ярдәмендә чистарак булды

Дала Зәе елгасында «Экосплав» экологик акциясе зур уңыш белән тәмамланды.

Дала Зәй елгасы Әлмәт экоактивистлар ярдәмендә чистарак булды

Дала Зәе елгасында «Экосплав» экологик акциясе зур уңыш белән тәмамланды.

 Әлмәт ОМК заводы волонтерлары 1200 килограммнан артык чүп-чар җыйдылар!  14 кешедән торган ирекле команда елга буйлап катамараннарда һәм сапбордларда йөзә.

Табылган чүп - чар арасында автошиналар, пластик пакетлар һәм хәтта елга төбеннән күтәрелгән Go Bike проектының велосипеды бар. Акциядә катнашучыларның берсе Артур Минһаҗев сүзләренчә, мондый акцияләргә ихтыяҗ әле зур: «чүп-чар шулкадәр күп ки, мондый чараны көн саен үткәрергә мөмкин».

Ләкин волонтерлар төшенкелеккә бирелми һәм сентябрьдә елгада киләсе очрашуны планлаштыралар.

 

 

Фото: архив


Комментарии

Главное