16+

Әлмәтле атмосферага билгесез матдә ташланудан зарланды

Экология департаменты директоры бу хәлгә аңлатма бирде.

Әлмәтле  атмосферага билгесез матдә ташланудан зарланды

Экология департаменты директоры бу хәлгә аңлатма бирде.

"Бүген иртән Алнас заводыннан ташлау күзәтелде, беренче фото иртәнге сәгать 06.15 тә, икенчесе – 06.19 да, өченчесе – 06.42 дә төшерелде. Бу нәрсә икәнен аңларга теләр идем. Безнең шәһәр экология департаменты мондый хәлләрне күзәтәме?", - дип язган әлмәтле район башлыгының телеграм-чатында.

Экология департаменты директоры Илдар Нәбиуллин хәбәр иткәнчә, шәһәр өстендә иртән гадәти томан булган. Пычрану билгеләре юк иде, дип өстәде ул.

 

 

 

 

Фото: шаһит


Комментарии

Главное