16+

22 сентябрьдә Әлмәттә «Автомобильсез көн» бөтенроссия акциясе узачак

Акция автомобильләрнең әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтысын искә төшерергә тиеш.

22 сентябрьдә Әлмәттә «Автомобильсез көн» бөтенроссия акциясе узачак

Акция автомобильләрнең әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтысын искә төшерергә тиеш.

22 сентябрьдә Әлмәттә «Автомобильсез көн» бөтенроссия акциясе узачак. Бу турыда Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов телеграммда турыдан-туры эфир вакытында сөйләде.

Бу көнне эшкә җәяү яки велосипедта барырга киңәш ителә.

«Тәүлек дәвамында машина 1 кг га кадәр газ чыгара. Автомобильләр саны арту сәбәпле, «җәяүле-велосипедчы-җәмәгать транспорты-автомобиль» балансын саклау, район халкының һәм экологиянең коллектив сәламәтлеге турында кайгырту мөһим», – дип ассызыклады район башлыгы.


Комментарии

Главное