16+

Әлмәттә 3 теннис корты зурлыгындагы чүплек табылган

Чүплекне экологлар ачыклаган.

Әлмәттә  3 теннис корты зурлыгындагы чүплек табылган

Чүплекне экологлар ачыклаган.

Әлмәттә 3 теннис корты зурлыгында чүплек табылды, бу хакта ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хәбәр итә.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында күчмә тикшерү барышында, хезмәткәрләр Әлмәт шәһәренең Беренче май урамындагы чүплекне таптылар. Чүплекнең күләме 900 куб тәшкил иткән.


600 кв. м мәйданлы территориядә автомобиль покрышкалары, төзелештән калган чүп-чар табылды. Хәзерге вакытта чүплек участок хуҗасы тарафыннан бетерелгән.


Комментарии

Главное