16+

Әлмәттә яңа ел чыршыларын терлекләргә ашатачаклар

Аларны ишегалларында җыялар.

Әлмәттә яңа ел чыршыларын терлекләргә ашатачаклар

Аларны ишегалларында җыялар.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов халыкны Яңа ел чыршыларын чүп-чар бакларына ташларга түгел, ә аларны алга таба эшкәртү өчен ишегалларына  куярга өндәде.

"Чыршыларны сезнең йорт янындагы контейнер мәйданчыгында калдырырга кирәк булачак. Экосервис үзәкләштереп чыршыларны җыячак,   ә алга таба алар эшкәртелеп,  терлекләргә азык буларак кулланылачак", – дип хәбәр итте Тимур Нагуманов инстаграмда турыдан-туры эфирда.


Район башлыгы әлмәтлеләрне чыршыларны бау белән бәйләргә, ишегалдын чүпләмәсен өчен, аларны җыйнак һәм пөхтә итеп урнаштырырга кушты. 


Комментарии

Главное