16+

Әлмәтлеләрне экология темасына ясалган рәсемнәр бәйгесендә катнашырга чакыралар

Конкурс 29 апрельдән 19 майга кадәр үткәрелә.

Әлмәтлеләрне экология темасына ясалган рәсемнәр бәйгесендә катнашырга чакыралар

Конкурс 29 апрельдән 19 майга кадәр үткәрелә.

Шәһәрнең экология һәм төзекләндерү департаменты «Экология балалар күзлегеннән» дигән рәсемнәр конкурсы игълан итә.

 

«ЭКОяз -2021» республика акциясе кысаларында Әлмәт районында уздырылучы бәйгедә 6 яшьтән 14 яшькә кадәр барлык теләүчеләр катнаша ала.

 

Үз эшегезне ekologiabuh@rambler.ru почтасына “Конкурска” дип язып җибәрегез.

Эшләр районның  экология һәм төзекләндерү департаменты муниципаль бюджет учреждениесенең рәсми инстаграмында урнаштырылачак.

 

Барлык катнашучыларга сертификат, ә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Конкурс нигезләмәсе белән Әлмәт районының рәсми порталында экология бүлегендә танышырга мөмкин.

 


Комментарии

Главное