16+

Бу көнне гөнаһларның кичерелүен сорау мөһим

Корбан бәйрәме алдыннан булган Гарәфә көне зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көне булып санала. Милади календаре буенча быел бу көн пәнҗешәмбе – 30 нчы июльгә туры килә.

Бу көнне гөнаһларның кичерелүен сорау мөһим

Корбан бәйрәме алдыннан булган Гарәфә көне зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көне булып санала. Милади календаре буенча быел бу көн пәнҗешәмбе – 30 нчы июльгә туры килә.

Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм моның хакында:

«Гарәфә көнне ураза тотучы кешегә Адәм галәйһиссәламнән алып, сурга өрелгәнче җир йөзендә яшәгән кешеләр санынча савап язылыр», – дип әйткән.

Бу көнне уразада, догада булып, гөнаһларның кичерелүен сорау мөһим. Аллаһының ярлыкавына, рәхмәтенә ирештерә торган төннәрне, көннәрне гыйбадәттә, зикердә, намазда, Коръән белән берлектә үткәрергә тырышыйк, дуслар!

Расүлебез галәйһиссәлам: «Әгәр берәү Гарәфә көнендә «Бисмилләһ» әйтеп, «Ихлас» сүрәсен укыса, аның барлык гөнаһлары ярлыканыр һәм догалары кабул булыр», – дип әйткән.

 


Комментарии

Главное