16+

Корбан гаете – изгелек һәм мәрхәмәтлелек бәйрәме

Корбан бәйрәме – ислам дөньясындагы иң олы һәм мөбарәк бәйрәм. Быел ул 27 майга туры килде

Корбан гаете – изгелек һәм мәрхәмәтлелек бәйрәме

Корбан бәйрәме – ислам дөньясындагы иң олы һәм мөбарәк бәйрәм. Быел ул 27 майга туры килде

Ярдәмгә мохтаҗ булганнарга, төрле бәла-казаларга юлыккан кешеләргә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә кирәклекне искә төшерә торган мәгънәле олуг бәйрәмнәрнең берсе ул. 
Корбан бәйрәме уңаеннан районыбызның барлык мәчетләрендә дә вәгазьләр сөйләнде, Гает намазы укылды.
Шәһәр мөселманнарын Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин котлады. Хәзрәт мөселман кардәшләренә күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомер, имин тормыш, сабырлык, сәламәтлек теләде.
Гает намазы укылганнан соң теләүчеләр корбан чалуга кереште. Нефть компаниясенең, муниципалитет җитәкчелегенең, предприятие җитәкчеләренең булышлыгы белән әлеге чара ел саен махсус җиһазландырылган мәйданчыкта үткәрелә.
Быелгы чараның мөһим үзенчәлеге – маллар Әлмәт җирлегендә тәрбияләп үстерелгән. Алар барысы да биркаланган һәм «Хорриот» системасына кертелгән булырга тиеш иделәр. Корбан чалу вакыты дәвамында мәйданчыкта ветеринарлар һәм табиб-санэкспертлар кизү торды, алар документацияне контрольдә тоттылар һәм итләргә тамга салдылар.
Елдагыча «Тәскирә» мәчете территориясендә дә корбан чалдылар. Алдан әзерләнгән махсус территориядә Әлмәт мөхтәсибәтенең палаткасы урнаштырылып, ислам мәдрәсәсе студентлары өчен корбан итен кабул итү дә оештырылды. Күзләре күрмәүчеләргә, физик мөмкинлекләре чикләнгән әлмәтлеләргә иттән өлеш чыгарылды.
Бәйрәм чаралары Үзәк мәчет стилобатында һәм «Креатив процесслар фабрикасы» үзәгендә үтте. Биредә шәһәр халкы, калабыз кунаклары һәм балалар өчен матур бәйрәм әзерләгәннәр иде. 

Аллаһы Тәгалә барчабызга да ихлас шөкрана кылучылардан булырга, күңелләребездә булган барлык изге ниятләребезгә, максатларыбызга ирешергә, чалган корбаннарыбызның бәрәкәтен күрергә, бу дөньяда һәм ахирәт томышында да бәхетле булырга насыйп итсә иде.
 
Резеда Исмәгыйлева

Комментарии

Главное