16+

Татарстан рәисе Әлмәттә мәдрәсәнең яңартылган бинасында булды

Әлмәт мәдрәсәсе кунаклар кабул итте.

Татарстан рәисе Әлмәттә мәдрәсәнең яңартылган бинасында булды

Әлмәт мәдрәсәсе кунаклар кабул итте.

Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән яңартылган мәдрәсәдә булды. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында хәбәр итә. Учреждениедә 550 кеше белем ала.
Уку процессы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте стандартлары буенча уза. Программа өч елга исәпләнгән һәм дини һәм дөньяви фәннәрне үз эченә ала. 9 нчы сыйныфтан соң укырга кергән студентлар параллель рәвештә кичке мәктәптә урта гомуми белем турында аттестат алалар.

Фото: Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналы


Комментарии

Главное