16+

Әлмәт укучылары өчен мәчеттә экскурсия оештырылды

Ислам дине турында алган белемнәрне бүгенге экскурсия тагын да тулыландырды һәм укучыларда билгеле бер күзаллау тудырырга ярдәм итте.

Әлмәт укучылары өчен мәчеттә экскурсия оештырылды

Ислам дине турында алган белемнәрне бүгенге экскурсия тагын да тулыландырды һәм укучыларда билгеле бер күзаллау тудырырга ярдәм итте.

2 нче лицейның 4 “В” сыйныфы укучылары, аларның әти-әниләре сыйныф җитәкчесе Мәрданова Е.У. җитәкчелегендә Әлмәт шәһәренең “Нурлы” мәчетендә экскурсиядә булдылар. 4 нче сыйныфта укучылар дини культуралар һәм дөньяви этика нигезләрен (ОРКСЭ фәне кысаларында) өйрәнәләр, дөньядагы диннәр белән танышалар.

13 малай, 18 кыз сыйныф җитәкчесе белән ике төркемгә бүленеп, кызлар хатын-кызлар өчен, ә малайлар ир-атлар өчен керү ишегенә юнәлделәр.


Экскурсияне Мәхсүм хәзрәт Нуртдинов алып барды.


Укытучы Мәрданова Е.У. белән балалар гыйбадәт залларында (хатын-кызлар һәм ир-атлар) булдылар, үзәк залда җыелып, Мәхсүм хәзрәтнең дин, кешенең килеп чыгышы, дини бәйрәмнәре, аларның үзенчәлекләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләвен тыңладылар. Балаларга «хәләл», «садака», «намаз» , «хаҗ» , «исем кушу», «никах» һ. б. төшенчәләрен аңлаттылар.
Изге китап — Коръән һәм аны уку үзенчәлекләре турында сөйләде.


Укучылар белән экскурсия диалог, әңгәмә форматында алып барылды, дип хәбәр итә Әлмәт мөхтәсибәте.

 

Фото: Әлмәт мөхтәсибәте


Комментарии

Главное